Узган тәүлектә ике кеше суда батып үлде

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Хәзер кеше күп вакытын табигатьтә, су буенда уздырырга тырыша. Әйе, җәй – кояшта кызына, суда коена торган чор. Тик, кызганычка, кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз – үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч төгәлләнә.  Россия  сулыкларында ел саен 10 меңләп кеше батып үлә. Шунысы бигрәк үкенечле, аларның күп булса, берничә йөзе генә үзләренә бәйле булмаган шартларда бата, ә калганнары исә үз ахмаклыгы аркасында әрәм була. Узган тәүлектә Татарстанда 2 кеше батып үлде,  1998 елгы яшүсмер һәм 1995 яшь егет.  Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана.  Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнар бирле 9 кеше батып үлде. Шуларның 7се ир кеше, 1хатын – кыз һәм 1 бала.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

-          Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин);

-          Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый;

-          Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк;

-          Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International