Биләрдә янгында 3 бала һәлак булды

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген 8.25 сәгатьтә Алексеевск муниципаль районының бердәм дежур – диспетчер хезмәтенә янгын турында хәбәр килә.  Ут Алексеевск районының,  Биләр торак пунктның,   Красноборская урамында  шәхси йортта чыга. Беренче янгын расчетлары килгәч, йорт ялкын эчендә була. Әлеге йорт беркатлы, кирпечле, мәйданы 7х7.

 Утны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 3 бала мәетенә тап булалар. Яшьләре уртача 1 яшьтән алып 6 яшькә кадәр.  Янгынның мәйданы 50 кв.м. Фаҗиганың сәбәбе ачыклана.

Барлыгы янгында  МЧСтан 22 кеше һәм 8 махсуслаштырылган техника катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International