Урманнарга кермәскә, чүп-чар яндырмаска

2013 елның 5 июле, җомга

Быел яңгырлар явып безне артык куандыра алмады. Кая карама корылык, янгын, бәла-каза  чыгу куркынычы бар. Шул сәбәпле 1 июльдән  20 июльгә кадәр район территориясендә  янгынга каршы аерым режим кертелде.

Бу чорда халыкка һәм транспорт чараларына  урманнарга керү чикләнә. Янгын чыгу куркынычы янаган эшләрне алып бару тыела. Торак пунктларда һәм предприятиеләрдә чүп-чар, кипкән үлән яндырырга ярамый. Авыл җирлекләре территорияләрендә  ирекле янгын сагы тәүлек буе кизү тору режимына күчерелде хәзер. Шундый режим кертелү буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең карары гамәлгә кертелеп, контроль көчәйде.

Яшел Үзән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International