Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. 6 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Януларның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 1 янгын, кыска ялганыш аркасында – 2 янгын, электр җиһазларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 1 янгын, яшен аркасында - 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Шуларның 6 сы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.