Универсиада алдыннан кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел һәм Казансу акваторияләрендә патрульдә тора

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Универсиада алдыннан кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел һәм Казансу акваторияләрендә патрульдә тора. Алар пляжларда казанлылар белән суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып бара. Идел һәм Казансу акваториясендә көн дәвамында патруль тора. Универсиада көннәрендә суда куркынычсызлык чараларын катгыйлату планлаштырыла.

Көн дәвамында кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катерлары яр буена куела һәм пляжда ял итүчеләр белән суда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелә. Казанлыларга махсус белешмәләр һәм листовкалар таратыла.

 "Татар - информ" мәгълумат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International