Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнан бирле 27 кеше батып үлде.

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында ике ир-ат батып үлде. Питрәч районының Мишә елгасыннан коткаручылар 1982 елгы ир-атның үле гәүдәсен чыгардылар. Шул ук көнне коткаручылар Чирмешән районының Чирмешән елгасыда1982 елгы ир-ат мәетен табалар. Батып үлүчеләрнең гәүдәләре хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылды.. Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләре ачыклана . Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнар бирле 27 кеше батып үлде. Шуларның 21 ир кеше, 3 хатын – кыз һәм 3 бала.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

-           Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин);

-           Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый;

-           Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк;

-           Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International