Бер көн эчендә республикада 8 кеше батып үлгән. Шуларның 7се ир кеше һәм 1 хатын – кыз. Күңелсез хәлләр Питрәч, Биектау, Норлат, Баулы, Яшел Үзән, Чаллы районнарында һәм Казанда килеп чыккан. Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
- Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин);
- Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый;
- Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк;
- Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз.