27 июнь көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә ТР гидрометериология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсенән һава торышы начараюы турында хәбәр килде: “Бүген якындагы 1-3 сәгатьтә, көн ахырына кадәр һәм кич ТР буенча урыны белән һәм Казанда көчле яңгыр явуы, 20-24 м/с кадәр җил белән яшен булуы, кайбер районнарда боз явуы көтелә”.