Туры эфирда бозда куркынычсызлык чаралары турында

2013 елның 6 декабре, җомга

    5 декабрьдә ГТРК “Вести-Татарстан” каналында Татарстан Республикасы РФ МЧС ГИМС Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Регина Гаязова белән туры эфирда көз һәм кыш периодларында бозда куркынычсызлык чаралары турында әңгәмә узды.

 

     Коткаручылар сулык урыннарында дежурда торалар. Кызганычка каршы, кайбер очракларда ярдәм вакытында килеп җитә алмый. Үз үзеңе коткару яки бүтән кешегә бәладан чыгага ничек булышырга?

 

-       Боз астына төшсәгез:

-             Паникага бирелмәгез, авыр әйберләрегездән котылыгыз, батмаска тырышыгыз һәм ярдәм чакырыгыз.

-             Аяк киемен салыгыз. Кулларыгызны киң куеп боз кырыена тотыныгыз, түшегезне, аннары чиратлаш аякларыгызны күтәрегез.

-             Башыгызны су өстендә тотыгыз.

-             Төпкә басып бозны яра ярга чыгарга тырышыгыз.

-             Судан бозга күтәрелгәч ярга таба урмәләп яки тәгәрәп килгән якка таба чыгарга кирәк. Басып чабарга ярамый, чөнки кабат боз ярылу куркынычы бар.

 

Бозда бәлага ләккән кешегә ничек булышырга:

-             Озын бау яки таяк табыгыз. Шарфлар, каеш яки кием куллануы мөмкин.

-             Боз ярылган урынга үрмәләп, батучыга коткару предметын ыргытыгыз, ашыкмыйча боз өстенә тартып чыгарыгыз.

-             Килгән якка таба урмәләп чыгыгыз.

-             Зарар күргән кешене җылы урынга китерегез. Беренче ярдәм чакырыгыз (112 – кәрәзле телефоннан). Медиклар килгәнче анардан киемен салдырыгыз, тәнен кызарганчы спирт белән ышкыгыз, кайнар чәй бирегез. Алкоголь эчемлекләр бирүе тыела!

 

    Балыкчыларның хәзер “кайнар” сезоны башланды. Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре бозу өчен зур штраф каралган. Бу ысул яхшы эшлиме?

 

-       2011 елда 2 гадәттән тыш хәл булды. Беренче очракта ярылып киткән боз өстендә калган 202 балыкчы гомере коткарылды. Икенчесендә – 168. Бәхеткә каршы, бары да исән сау калдылар. Коткарылган балыкчы һәм җәяүлеләргә штраф салынмый. Бу автомобилистларга гына кагыла.

 

 

    Кайчан Татарстанда боз кичү юллары булдыруы планлаштырыла? Специальстлар кабул итү өчен аларның нинди характеристикалары тикшерелә?

 

-       4 юл якынча ачылачак:

2012 ел, 25 декабрьдә – Яшелүзән шәһәре, п.г.т. Нижние Вязовые;

2012 ел, 28 декабрьдә - Соколка авылы (Мамадыш м.р.) – Новый Закамский поселогы;

2013 ел, 28 декабрьдә Покров поселогы - н.п. Красный Ключ (Нижнекамск м.р.);

2013 ел, 10 гыйнварда с. Верхний Услон – н.п. Аракчино (Казан).

 

Бу юлларны ачу алдыннан специалистлар белән алдагы характенистикалары булуын тикшерелә:

-       Коткару җиһазлары;

-       Хезмәт күрсәтү персоналы, су, ягулык өчен җылыту пунктлары;

-       Ярлар һәм персонал арасында элемтә;

-       Юлның яхшы техник хәле (өстендә ярыклар, боз, су булмавы; юл полосалары).

 

    Барлык хирыс балыкчылар өчен киңәш: яраткан һөнәрегез белән артык мавыгып үз куркынычсызлыгыгыз турында онытмагыз. Гомерегез бар нәрсәдән дә кадерлерәк. Үз үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International