ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2014 ел
җомга

    Территорияләрендә табигый характерда тиз үсешле гадәттән тыш хәлләр чыгуы мөмкин булган Яшел Үзән, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнар башлыклары өчен ТР ЧС һәм ГО УМЦ Яшел Үзән филиалында укулар узды. Барлыгы чарада 16 поселок башлыгы катнашты, аларның 12 – Яшел Үзән районыннан. Сүз гадәттән тыш хәл чыгу очракларында халыкка хәбәр итү ысулларын камилләштерү турында барды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.  Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 3 янгын.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 19 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. 


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

    Кама елгасында югалган балыкчы турында хәбәр Чистай районы ЕДДС пультына 2014 елның 12 февралендә 19.55 сәгатьтә килде.

    Бүген Мирный һәм Петровский поселоклары торучылары Казан шәһәре Идел Буе районы күзәтү эшләре хезмәткәрләреннән янгын куркынычсызлыгы турында истәлек кәгазьләре, киңәшләр һәм рекоммендацияләр алдылар. “Жилище-2014” операциясе планнардан тыш тикшерүләре өчен сәбәп булып Казанда янгын чыгу һәм бу сәбәпле күп кенә кешенең гомере өзелүе булды.

    Ничек янгын вакытында эвакуация башкарырга, җәрәхәтләнгәннәргә беренче ярдәм күрсәтергә, ут сүндерү җиһазлары белән дөрес кулланырга һәм башка файдалы мәгүлүматлар белән бүген “Петьцольде” бары хезмәткәрләрен ТР РФ МЧС Баш идарәсе пресса хезмәте хезмәткәрләре таныштырды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.  Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 1 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. 


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

    Янгын – бик аяусыз табигый көч. Ут чыгу өчен кешенең гади ваемсызлыгы җитә. Ә аңа каршы көрәш алып бару өчен зур батырлык һәм гомуми тырышлык, көч, бердәмлек кирәк. Альберт Хамзин җитәкчелегендәге ТР ГПС ФПС икенче профилактика отряды бу көрәшне зур янгын куркынычы булган объектларда әлеге көндә дә уңышлы алып бара. Сүз алда бу җаваплы участок башлыгы турында барачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 1 кеше һәлак булган.  Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. 


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

    Кайбыч муниципаль районы Федоровское авылы Е.Г. Тутаев исемендәге уртак белем бирү мәктәбе укучыларының бүген янгын сүндерүчесе профессиясенең бөтен кызык һәм куркыныч яклары белән танышырга мөмкинлекләре булды. Экскурсия Апас районы Федоровское авылы аерым посты буенча узды.

   Һәр тиешле ашыгыч ярдәм хезмәтенә 101, 102, 103, 104 номерлары 112 номеры белән бер рәттә кулланылачак. Стационар һәм кәрәзле телефоннардан полиция чакыру өчен – 102, МЧС – 101, ашыгыч медицина ярдәме – 103, авария газ хезмәте – 104 номерларан җыярга кирәк булачак. 01, 02, 03 ,04 номерлары стационар телефоннары өчен әлегә калдырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International