Янгын – бик аяусыз табигый көч. Ут чыгу өчен кешенең гади ваемсызлыгы җитә. Ә аңа каршы көрәш алып бару өчен зур батырлык һәм гомуми тырышлык, көч, бердәмлек кирәк. Альберт Хамзин җитәкчелегендәге ТР ГПС ФПС икенче профилактика отряды бу көрәшне зур янгын куркынычы булган объектларда әлеге көндә дә уңышлы алып бара. Сүз алда бу җаваплы участок башлыгы турында барачак.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Альберт хыялына беренче адымнарын ясый һәм Казан авиация институтына укырга керә. Дипломны уңышлы яклаганнан соң, Әлмәткә кайта һәм регион иң зур һәм әһәмиятле заводларының берсенә эшкә керә. Бер елдан соң Альберт армиягә чакырыла һәм пожар ротасы составына ләгә. Шунда ул гомерен янгынчы профессиясе белән бәйләргә карар итә.
1998 елда Альберт профилактика группасы инспекторы булып 15нче пожар частенә эшкә керә. Параллель читтән торып Россия МЧС ГПС Екатеринбург филиалында “янгын куркынычсызлыгы” белгечлеге буенча икенче югары белем ала.
2004 елда Альберт Фаритович профилактика буенча 23 часте башлыгы урынбасары булып билгеләнә. 2007 елда ул отряд белән идарә итү профилактикасы бүлеге башлыгы урынын ала.
Григорьева Юлия
«ТР ГПС 2 ОФПС» ФКУ пресса хезмәте