Территорияләрендә табигый характерда тиз үсешле гадәттән тыш хәлләр чыгуы мөмкин булган Яшел Үзән, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнар башлыклары өчен ТР ЧС һәм ГО УМЦ Яшел Үзән филиалында укулар узды. Барлыгы чарада 16 поселок башлыгы катнашты, аларның 12 – Яшел Үзән районыннан. Сүз гадәттән тыш хәл чыгу очракларында халыкка хәбәр итү ысулларын камилләштерү турында барды.
2013 елның 14 декабрендә Россия Федерация Президнты № Пр-2903 йөкләмәгә кул куйды. Йөкләмә буенча ашыгыч хәбәр итү зоналарында торучы халык табигый һәм техноген характердагы тиз үсешле гадәттән тыш хәлләр чыгу очракларында эш итүенә өйрәтелергә, тиешле специалистлар әзерләве һәм комплекслы хәбәр итү системасы камилләшүе булдырылырга тиеш.
Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү комиссиясе тиешле боерыгына вице-премьер Юрий Камалтынов кул куйды.