Рестораторлар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча мастер-класс

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

    Ничек янгын вакытында эвакуация башкарырга, җәрәхәтләнгәннәргә беренче ярдәм күрсәтергә, ут сүндерү җиһазлары белән дөрес кулланырга һәм башка файдалы мәгүлүматлар белән бүген “Петьцольде” бары хезмәткәрләрен ТР РФ МЧС Баш идарәсе пресса хезмәте хезмәткәрләре таныштырды.

    Теорияне тыңлап узгач, практика өлеше башланды. Рестораторлар янгынны башлангыч стадиясндә ниче сүндерергә, төтен тулган бинадан ниче чыгарга турында белделәр. Белемнәрне ныгыту максатыннан бирем бирелде: “янучы” бинадан 30 секунд эчендә барлык кешене эвакуацияләргә.

    Рестораторлар сүзләре буенча, МЧС хезмәткәрләре биргән мәгълүмат аңлаешлы һәм кызыклы формада булды. Күп кенә җитәкчеләр мондый чараларны үз оешмаларында да үткәрергә карар иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International