Бүген Мирный һәм Петровский поселоклары торучылары Казан шәһәре Идел Буе районы күзәтү эшләре хезмәткәрләреннән янгын куркынычсызлыгы турында истәлек кәгазьләре, киңәшләр һәм рекоммендацияләр алдылар. “Жилище-2014” операциясе планнардан тыш тикшерүләре өчен сәбәп булып Казанда янгын чыгу һәм бу сәбәпле күп кенә кешенең гомере өзелүе булды.
2014 ел башыннан барлыгы республика башкаласында 104 янгын чыгу очрагы теркәлде, 8 кеше һәлак булды (алар арасында 1 бала). Казан Идел Буе районы Мирный поселогында кеше ваемсызлыгы аркасында ел эчендә 4 йорт янды. Еш кына мондый очракларда янгын чыгу сәбәбе булып тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләре белән мавыгу, электр проводкалары начар хәлдә булу, мич белән эшләү куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу һ.б. тора.
Ел башыннан Казан шәһәре Идел Буе районы инспекторлары белән 214 торак һәм 15 күп катлы йорт каралды. Барлыгы операция рамкаларында 1298 шәхси һәм 80 күп катлы йорт тикшерелде.
Фоторепортаж: http://mchs.tatarstan.ru/rus/foto.htm/photoreport/595770.htm