Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.  Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 1 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

12.02.2014 ел 21.32  Бөгелмә шәһәре, Волкова урамы, 28.

Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 80 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1952 елгы һәм 1957 елгы хатын – кыз мәетен табалар. Ачыклаганча, әлеге кешеләр еш кына спирт эчемлекләрен кулланганнар. Янгынның сәбәбе - мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

12.02.2014 ел 19.55 Чистай районы, Кама елгасы, Чистай шәһәре тирәсендә –  Черепашье” торак пункт.

ГИМС инспекторлары югалган балыкчыны коткаралар. Ике ир кеше Кама елгасына балык тотарга бара. 17.00 сәг. балыкчылар өйгә кайтырга чыга. Югалган балыкчы “Ямаха - вентура” снегоходында була, ә аның дусты “Буран” снегоходында. Югалган ир кеше берничә тапкыр хатыны белән элемтәгә чыга, аннан соң элемтә югала. 20.40 сәг. ГИМС инспекторлары СВП “Хивус - 6” һава мендәрендә югалган ир кешенең эзенә төшә. 21.15 сәг. балыкчыны табалар, аның снегоходы камышлар арасына кереп баткан була. Зарар күргән ир-атка кайнар чәй эчертеп Чистай шәһәренә озаталар. 

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International