Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2014 елның 14 феврале, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.  Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 3 янгын.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 19 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

14.02.2014 ел 01.38 Биектау районы,  Иске Бирүли авылы, Северная урамы, 9 һәм 11 йорт.

Ут шәхси бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 170 кв.м.  Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1959 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.  

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International