Укучылар өчен янгын посты буенча мавыктыргыч чара үткәрелде

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

    Кайбыч муниципаль районы Федоровское авылы Е.Г. Тутаев исемендәге уртак белем бирү мәктәбе укучыларының бүген янгын сүндерүчесе профессиясенең бөтен кызык һәм куркыныч яклары белән танышырга мөмкинлекләре булды. Экскурсия Апас районы Федоровское авылы аерым посты буенча узды.

    Укучыларга янгын сүндерү җиһазларын, пожар частенең күнегүләр үткәрү, ял итү бүлмәләрен һәм “кызыл машина” белән гараж күрсәттеләр. Яшь экскурсантлар янгын сүндерү өлкәсендә, куркынычсызлык кагыйдәләре белемнәрен ныгыттылар. Яшь буын өчен мондый чаралар үткәрүе бик мөһим, чөнки  намуслы һәм хөрмәтле янгынчы профессиясе гел актуаль булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International