Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын. 2 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, газ приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Татарстан Республикасы елгалары боз белән капланган (боз урыны белән көпшәк), боз өстендә сулы урыннар бар. Идел елгасында ергнаклар күзәтелә. Барлык урыннарда боз ныклыгы бозылган, бозга чыгуы куркыныч.
12 мартта Яшел Үзән шәһәрендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров катнашында янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш һәлләрне кисәтү һәм ликвдацияләү комиссиясе утырышы узды. Утырышта “Половодье - 2014» сораулары каралды.
Чистай муниципаль районында «Единая Россия» партиясе Татарстан региональ бүлеге акциясе узды. Акция нигезендә Казаннан Татарстан Дәүләт советы рәисе “Единая Россия” Татарстан региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин башлыгында зур делегация килде. Очрашуда Чистай шәһәрендә эзләү һәм коткару отряды булдыру һәм ирекле янгынчылар командаларын өстәмә финанс чаралары белән тәэмин итү темалары каралды. Республика Дәүләт советы рәисе Чистай халкын барлык дәүләт программаларында актив катнашырга өндәде.
Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты гражданнар яклау Идарәсе №139 гимназия базасында узган укыту семинары вакытында “жилищниклар” белән укыту һәм консультация пунктларын булдыру соравын карады. Торак һәм эксплуатацион идарәчелек җитәкчеләре тору урыны буенча эшләмәүче гражданнарны тыныч һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәл чыгу очрагы чараларына укыту өчен шартлар булдырырга тиеш; махсус игътибар астында - пенсионерлар, инвалидлар һәм башка эш урыннары билгеләнмәгән гражданнар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр челтәрнең саклау аппаратларын дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 10 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү Комиссиясе утырышында Татарстанда язгы периодта су объектларында халыкка өстәмә куркынычсызлык чаралары тәэмин итү сораулары каралды.
Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсендә һәм ТР МЧСында 2014 елда идарәчелек оператив группаларның язгы ташуларга әзерлекләре тикшерелде.
220 торак пункты Татарстанда табигый куркыныч зонада урнашкан. Су ташу очрагында иң беренчеләрдән Биек Тау, Яшел Үзән, Буа һәм республика урта һәм көнчыгыш районнары зарар күрергә мөмкин. Бу елны боз калынлыгы узган елларга караганда күпкә юкарак, шуңа күрә елгалар боздан тизрәк чистарылачак, язгы ташкыннар иртәрәк башланачак, билгеләде чыгышы вакытында “ТР Россия МЧС Баш идарәсе ЦУКС” ФКУ прогноз һәм мониторинг бүлеге башлыгы, эчке хезмәт майоры Радик Гисмятов.