Бүген Казанда «2013\2014 уку елы Татарстан Республикасы «Яшәү иминлеге нигезләре» курсы ел укыгучысы» конкурсының йомгаклау этабы башланды. Ярышлар Авиастроительный районы №2 Мәктәпара уку комбинаты базасында узды.
“ЯИН ел укытучысы” конкурсы 2000 елдан башлап 2 ел саен үткәрелә һәм 3 этаптан тора: муниципаль, зональ һәм региональ. Казан, Яр Чаллы, Актаныш, Биек Тау, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат һәм Тәтештә үзган зональ этап җиңүчеләре 2 көн буенда укыту өлкәсендә инновацион методларын күрсәтәчәкләр.
Ярышларның төп максаты – ЯИН укытучыларының профессиональ һәм иҗади дәрәҗәсен билгеләү, аларга ярдәм итү, бүләкләү. Соңгы этап үз эченә “Гадәттән тыш хәлләрдә кешегә куркынычсызлык тәэмин итү”, “Объектта гражданнар оборонасы (уку бинасында) һәм “Гражданнарның хәрби бурычы һәм дәүләт оборонасы нигезләре” бүлекләрен ала.