Авыл җирләрендә янгынчы профессиясен популяризациясе максатыннан Татарстан Республикасы Чулпан авылы аерым посты хезмәткәрләре белән ачык ишекләр Көне үткәрелде.
Экскурсиягә күркәм янгынчы профессиясе эше узенчәлекләре турында белергә Чулпан урта белем бирү мәктәбе укучылары килде. Янгын сүндерү җиһазлары ничек эшли, янгын нигә чыга, чыккан вакытта нәрсә эшләргә, янгын булмас өчен нәрсә эшләргә – боларны барысын да блаларга аңлаешлы һәм кызыклы формада пост хезмәткәрләре сөйләде һәм күрсәтте. Балалар кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар, сорауларын бирделәр. Ә иң ошаганы, әлбәттә – “кызыл машина” булды.