Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2014 елның 30 марты, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә1 2 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре:  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 2 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. 

 

29.03.2014 ел 18.27  Казан шәһәре,  Даурская урамы, 22 нче а йорты

Ут өч бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 30 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручыдар ир-ат мәетен табалар. 10 кеше коткарыла. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

 

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International