Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2014 елның 31 марты, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: транспорт чараның төзек булмау аркасында – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта техник чараларны дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр. 

 

30.03.2014 ел  04.52 Тәтеш МР,  Кече Атряси авылы,  Бауман урамы  105 нче йорт.

   Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 40 кв.м. Ирекле янгын сүндерү хезмәткәрләре бер кешене коткаралар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

 

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International