Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта техник чараны дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның һәм җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
28.03.2014 ел 06.48 Югары Ослан МР, Идел елгасы, Югары Ослан авылы тирәсендә
112 нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре суга төшкән, 1956 елгы ир кешене коткаралар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар.
28.03.2014 ел 14.31 Яшел Үзән МР, Идел елгасы, Яшел Үзән шәһәре тирәсендә
Татарстанның МЧС коткаручылары һәм Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре белән бергә суга төшкән, 1974 елгы ир кешене коткаралар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.