Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын. 2 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

 

31.03.2014 ел  08.55  Яр Чаллы шәһәре,  Трубный юлы, 57 нче йорт, ИП «Загитов».

Ут зур йөк машиналарны ремонтлый торган бинада чыга. Мәйданы 1 кв.м. 1966 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе - эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү

 

31.03.2014 ел 14.56  Әлмәт районы,  Бикасаз авылы,  Родниковая урамы, 25

Ут бүрәнәле шәхси йортта чыга. Мәйданы 60 кв.м. 1957 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе –сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

 

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International