Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
Апас районы Урта Балтай авылы мәктәбе укучыларына бүген ТР янгынга каршы хезмәт аерым посты янгынчылары каникуллар вакытында куркыныч хәлгә ләкмәү чаралары, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Язгы каникуллар вакытында балалар өйдә еш берүзләре калалар, аларга элементар кагыйдәләрне аңлатуы бик мөһим:
Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте Казан отрядында “Иң яхшы Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт аерым посты командиры” конкурсының беренче этабы үтте. Берничә этаплы конкурста теория һәм практика белемнәре каралды. Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар болай билгеләнде: 1нче урын – Шуман авылы аерым посты бүлеге командиры Абдулхаев Айрат Мидхатович, 2нче булып Залялеев Марат Талгатович (Сиза авылы аерым посты) билгеләнде, ә бронзаны Нурминкә авылы аерым пост бүлеге командиры Закиров Ильмир Ильгизович алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Республика елгаларында язгы ташулар башлану вкыты 28 марттан 5 апрельгә кадәр сузылачак, бу һава торышы һәм территория регионыннан тора:
Идел алды һәм Идел арты – 28 марттан 2 апрельгә кадәр (күп еллык уртача дата);
Кама алды һәм төньяк регионнары – 3-5 март (күп еллык уртача дата);
Көнчыгыш регионнары – 2-4 апрель (күп еллык уртача дата);
18 мартта “Эфир” телеканалында “Актуальная тема” тапшыруында Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе күзәтү эшләре башлыгы урынбасары Максим Трущин белән туры эфирда Казан шәһәрендә гадәттән тыш хәл чыгу очрагында янгын техникасы ишегалларына керү проблемасы каралды. Трущин М.В. тема буенча сөйләп узгач, тамашачылар сорауларына җавап бирде. Республика муниципаль районнарында 18-20 февральда кич вакытларында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, проблема 45 районның 8ндә һаман саклана:
- Казан, 114 каралган ишегаллары территорияләрендә махсус техника керү юлы 104 җирдә начар (барлык тикшерелгәннән 91%);
- Яр Чаллы – 83тән 10да (12%),
- Әлмәт – 35 - 10 (29%),
- Бөгелмә - 33 - 10 (30%),
- Зәй - 52 - 4 (8%),
- Менделеев - 35 - в 22 (63%),
- Түбән Кама - 20 - 20 (100%);
- Биек Тау - 4 - 4 (100%).
Түбән Камада ААҖ “Нижнекамскнефтехим” укыту полигонында янгын-тактик укулары үтте. Составында 15 берәмлек техника, 47 хезмәткәр булган ОФПС-1 отряды, медиклар һәм су каналы хезмәткәрләре янгын куркынычы югары булган объектта ут сүндерү җиһазлары куллануы белән янгын вакытында эш итү тактикасын башкардылар.
Свойкина Людмила, ТР Түбән Кама ОФПС-1 пресса хезмәте
Татарстан Республикасы ВДПО бүлеге хезмәткәрләре №67 мәктәп кадетлары өчен практик дәрес үткәрделәр. Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсенең заманча җиһазландырылган, иң яхшы частьләренең берсендә - ТР №3 ОФПС №7, укучыларга янгын сүндерү җиһазлары эше күрсәтелде, янгын куркынычсызлыгы теориясе бирелде. Соңыннан балалар кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган, 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Бүген Татарстан Хөкүмәт Йортында масса-күләм мәгълүмат чаралары өчен язгы ташулар темасына кагылган чираттагы брифинг үтте. Брифингта Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре Министр урынбасары Николай Суржко һәм Татарстан Республикасы кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Ильхам Насибуллин катнаштылар. Сүз язгы ташкыннар куркынычы астына ләгергә мөмкин булган районнарда куркынычсызлык тәэмин итү һәм һәлакәт чыгу очракларында эш итү проблемалары турында барды.
Николай Суржко сүзләре буенча, республика шәһәрләре һәм районнарында гидротехник корылмаларын ремонтлау эшләре үткәрелде, елга юллары чистартылды һәм тирәнәйтелде, су үткәрү торбалары яхшы хәлгә китерелде. Татарстан Республикасы елгалары боз белән капланган, боз урыны белән көпшәк, боз өстендә урыны белән су күзәтелә.