ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе

    Түбән Кама ТР ОФПС-1 янгын часте бүген мәктәп укучылары, ветераннар, җитештерү хезмәткәрләре өчен  янгын часте буенча экскурсия үткәрде. Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсенең ОАО «ТАНЕКО» куркынычсызлыгы сагында торучы, заманча җиһазландырылган, иң яхшы частьләренең берсендә барлык кунакларга янгын сүндерү җиһазлары эше күрсәтелде, янгын куркынычсызлыгы теориясе бирелде. Һәр теләгән кызыксындырган соравын бирә алды.

            Свойкина Людмила,

     ТР ОФПС-1, Түбән Кама

      Бу елны янгынчылык оешуына 365 ел тула, “ТР ОФПС-1 ГПС (килешү буенча)” ФКУ – 45 еллыгын билгели. Юбилей елында махсус игътибар киләчәк буын өчен тәҗрибә калдырган, безнең куркынычсызлык өчен янгын белән көрәш алып барган хөрмәтле Түбән Кама янгынчы-ветераннарга бирелде.

      Чара традиция буенча 91 янгын часте буенча экскурсиядән башланды. Бәйрәм өстәле артында 40тан артык хөрмәтле кунак очрашты һәм котлаулар алды. Тантаналы чара җыр һәм биюләр белән үтте. Ветераннарга искә төшерергә күп нәрсә булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 174 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 65 тапкыр.  Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 9 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмның төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 13 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

 


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

      Узган атнада ТР ФПС ГПС икенче отряд шәхси составы бер юлы 2 дата билгеләп үтте – Россия янгынчылыгы оешуының 365 еллыгы һәм отрядның 60-еллык юбилее. Бәйрәм итү традиция буенча янгын частьләрендә ачык ишекләр көненнән башланды. Төп чара Яшьләр Үзәгендә элеккеге һәм заманча янгын җиһазларын караудан башланды. Анардан соң часть тарихы турында фильм куелды.

      Бәйрәм чарасы азагында хезмәттә уңышлары белән аерылып торганнарны бүләкләү узды. Янгынчылар сәхнәдә чыгышлары белән үзләрен иҗади яктан да күрсәттеләр. Тантана бәйрәм өстәле артында дәвам итте.

      Григорьева Юлия

      «ТР 2 ОФПС ГПС» пресса хезмәте

      Зәй муниципаль районында Түбән Биш авылында шәхси йортта янгын чыкты. Авылдашлар Марат Фәйзүллин һәм Марат Сафин сизгерлеге һәм батырлыгы арксында гына куркыныч вакыйга булдырылмады. Молодежная 10\2 адресы буенча яну йорт турынд хәбәр №88 ФГКУ “Татарстан Республикасы №16 Федераль янгынга каршы хезмәт отрядына” 18:18 сәгатьтә килде.

      Янгын чыгу вакытында йортта 2010 һәм 2012 елгы 2 бала була. Йорт яныннан үтеп баручы Марат Фәйзүллин төтенне күреп ала һәм бала елаган тавышлар ишетеп эчкә ыргыла. Соңрак ярдәмгә Марат Сафин килеп җитә. Тышка алар 2 малай һәм аларның аталарын алып чыгалар. Ир-ат тән пешү белән, яну продуктлары белән агуланган, исерек хәлдә хастаханәгә җибәрелә. Килеп җиткән янгынчыларга янгынны сүндерергә генә кала.

      №88 янгын часте җитәкчелеге белән Марат Фәйзүллин һәм Марат Сафинны янгында кешеләрне коткарган өчен бүләкләү турында югарыдагы идарәләргә мөрәҗәгать җибәрелде.

      16 апрельдә эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин Россия МВД Казан юридик институты курсантлары белән очрашты. Рафис Җәүдәтович МВДга 23 ел багышлады, аларның 17 – җинаятчелек белән эш. СССР Омск МВД милиция югары белем бирү мәктәбен, Россия МВД идарәсе Академиясен тәмамлады. Бүген ул яшь буынның укулары, уңышлары белән кызыксынды.

      ФГКОУ “Россия МВД Казан юридик институты” 1974 елның 21 мартында эшен башлый. 2008 елдан институт башлыгы урынында Фоат Канафиевич Зиннуров тора. Киләчәктә кирәкле профессиональ белемнәрдән башка, укучылар шулай ук институтка, эшкә карата хөрмәтле мөнәсәбәтләрен үстерә, характерларын ныгыта. Вуз регионда иң зур профессиональ юридик белем бирү үзәге булып санала.

      Россия янгынчылыгының 365-еллык юбилее уңаеннан Азнакай районы балалар бакчасы һәм мәктәпләрендә Әлмәт ТРО “ВДПО” бүлеге Азнакай учасогы күзәтү эшләре бүлеге белән бергә “Куркынычсызлык дәресе” үткәрделәр. Балаларга намуслы һәм авыр янгынчы профессиясе эше турында сөйләделәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү мөһимлеге турында аңлаттылар. Яңа алган белемнәр истә калсын өчен балаларга истәлек кәгазьләре тараттылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 248 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 32 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 87 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 8 янгын. 3 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр монтажны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, эретеп җылыту эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдзәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, электр җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне дөрес урнаштырмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны куланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 11 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.


19
апрель, 2014 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 199 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 60 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  6 янгын.  2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызылык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне дөрес урнаштырмау аркасында – 2 янгын, электр челтәрне монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын.      

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 11 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.  


18
апрель, 2014 ел
җомга

      Бүген Җиңү Паркында ресторан һәм кафелар ирекле янгын дружиналары арасында ярышлар узды. Мондый ярышлар Республикада беренче тапкыр үткәрелә. Барлык рестораторлар да 2 ай эчендә МЧС ярдәме белән махсус әзерлек чараларында практика үтте.

      Ярышларда 7 шәһәр ял учрежденияләреннән 4 кешедән торган 7 төркем катнашты: ОФС «Пушкино», ОФС «Штат 51», ОФС «Ривьера», ОФС «Декабристов», ОФС «Бирлога», ОФС «Савиново», ОФС «Башня». Нәтиҗәләр эстафетада узган вакыт, штраф очколары буенча билгеләнде. Барлык төркемнәр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ә беренчелекне ОФПС “Башня” төркеме алды. Барлык катнашучыларга ярекле янгын дружиналары таныклыклары, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International