ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга

      Ашыгыч хәбәр итү системасы тикшерүләре бүген республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында узды. Тикшерүләр вакытында республикада үтүче тикшерүләр турында диктор сөйләгәнен, сирена тавышларын ишетергә булды, махсус уңайлыклар тоташтырылган номерларларга смс-хәбәрләр килде.

      Хәбәр 83% халыкка җиткерелде:

-       электр сиреналары белән – 68%;

-       СГУ һәм оператив хезмәт автомобильләре белән – 40%;

-       теле- һәм радиоканаллар аша – 58%;

-       СМС-хәбәр аша – 65%, ОКСИОН – 0.2%;

      Эш нәтиҗәлелегенә канәгатьләндерерлек билгесе куелды.

      Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе күзәтү эшләре идарәсе Пасха Христова дини бәйрәме вакытында үткәреләчәк янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү өчен практик һәм оештыру чаралар комплексын эшләп чыгарды. Барлык бәйрәм чаралары узачак территорияләр учетка алынды. 127 объектта профилактик янгын куркынычсызлыгы хәле тикшерүләре узды. Чаралар 43 муниципаль районда 237 объектта 19-20 апрель төнендә узачак.

      «01» һәм «112» ашыгыч ярдәм чакыру номерлары – һәр гражданин белергә тиешле иң мөһим номерлар. Ләкин кайчакта алар шаяру ысулына әйләнә. Оператив хезмәтчелекләр һәр мөрәҗәгатькә илтифат итә. Оператив группаның урынга чыгуы – зур чыгымнар һәм вакыт югалту. Ә бәлки бу вакытта бүтән берәр-кемгә чыннан да ярдәм кирәктер.

      Шаяручылар тиз табыла. Еш кына бу ата-аналары күзәтүесез калган балалар, эчкән хәлдәге кешеләр булып чыга. Закон белән аларга җәза каралган. Яше җитмәгән балалар өчен аларның ата-аналары җавап бирәчәк. 

      16 апрельдә шәхси йорт сараеннан бүген Әлки иреклеләре Чувашский Брод торак пунктында ут тозагына ләккән мал-туарны алып чыктылар. Янгын якынча электр җиһазлары белән куллану һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәбеннән чыккан.

      Югары Осланда Шылаңгы авылында шәхси торак йорт янды. Янгынчылар килеп җиткәнгә янгын йортны эчтән тулысынча каплап алган, урыны белән түбәсе ишелгән иде. Тиз янучы материаллар булуы, янгын турында хәбәрнең соң килүе янгынның тиз һәм нык таралуына шарт булды. Янгын чыгуның сәбәбе – эчкән хәлдә саксыз тәмәке тарту.

      Шәһәр ишегалларындагы шактый машина рәтләре, янгын куркынычы периоды, подъездларда коммуналь уңайлыкларның хәле һәм башка актуаль проблемалар турында бүген “Ваша Газета” корреспондентына Түбән Кама шәһәре күзәтү эшләре бүлеге дознователе Рамиль Насибуллин сөйләп узды.

      Малосемейкаларда, тулай торак йортларда янгын чыгу куркынычы күпкә югары, яңа һәм зур куп катлы йортларга караганда. Яшәүчеләрнең подъезд кладовкаларын, катлар арасындагы площадкаларны иске мебель, кирәкмәгән әйберләр белән тутырырга гадәтләре бар. Мондый йортларда инде янгын чыгу гадәттәге очракларның берсенә әйләнде. Ләкин кешеләр аңлап бетермиләр ахрысы. Кладовкаларны бетерү турында карар чыккан иде, ләкин “проблемалы” йортларда чуп-чар җыелу бары бер дәвам ителә.

      Түбән Кама шәһәре №29 гомуми белем бирү мәктәбе 1 “Б” сыйныф укучылары өчен бүген ПЧ-35 һәм ПЧ-47 ТР ОФПС-1 янгынчылары бәйрәм уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрделәр. Балаларның күбесе өчен бу янгынчылар белән беренче очрашу. Аңлаешлы һәм кызыклы формада янгынчыларның эше турында сөйләп үткәч, часть хезмәткәрләре кунакларга ягын часте бинасы буенча экскурсия үткәрделәр. Әлбәттә балаларны иң кызыксындырганы – янгын машинасы булды. Аларга машина кабинасында утырырга, фотога төшәргә, янгын техникасын тотып карарга мөмкинлек бирелде. Куанычның чиге булмады.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 119 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 25 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  5 янгын. 3 бозау коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазларын  кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 9 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр. 


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Булачак янгынчыларны әзерләү ТР ФПС ГПС икенче отряды өчен бик мөһим эш. Спорт манежында инде 10 елдан артык бушлай гамәли-пожар спорты буенча секция эшли. Отряд гамәличеләре еш кына төрле ярышларда җиңүче урыннарын алалар. Күптән түгел Россия янгынчылыгының 365-еллык юбилеена багышланган Отряд беренчелеге буенча ярышлар узды.

      Барлыгы 11 төркем катнашты. Беренче этапта катнашучылар 100 метр полоса үтү тизлеген күрсәттелер. Икенче этап – уку бинасына штурм баскычыннан менү булды. Ике дисциплинада да урыннар болай билгеләнде: кече яшь категориясендә 1 урын – Хайдар Баязитов (ПЧ-81, Маврино), урта категориядә – Айдар Баязитов, олы яшь категориясендә беренчелекне Афанасьев Илья (Әлмәт ПЧ-15) алды. Гомуми команда зачетында 1 урын Әлмәт ПЧ-15 бирелде, 2 урын – Маврино ПЧ-81, 3 урын – Карабаш ПЧ-21. барлык командаларга грамоталар, призлар тапшырдылар. Җиңүче команда кубокка лаек булды.

 

      Григорьева Юлия

      ФКУ “ТР 2 ОФПС ГПС” пресса хезмәте

      Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү Комиссиясе утырышы узды. Бу юлы сәбәп язгы чорда ташулар һәм урман янгыннары куркынычы булды.

      Язгы янгыннарның табигатькә һәм экономикага зарары аеруча зур. Мондый янгыннар вакытында хуҗалык һәм җитештерү объектлары, торак йортлар, дачалар зур зарар күрә. Янгын ешрак кулланылучы урман һәм парк зоналарында еш чыга. Бүген, мәсьәлән, янгын бүлекчәләренә 100гә якын мөрәҗәгать килде. Гомуми яну мәйданы минимум 43000 кв. метр тәшкил итте.

      Утырышта язгы янгын куркынычы чорында үткәрелергә тиешле чаралар турында сөйләнде, планнар төзелде. Апрель азагына хәтле янгын куркынычы периодына әзерлек тәмамланырга тиеш – дип белдерде Алексей Песошин чыгышы вакытында.

      18 апрельдә Республиканың барлык муниципаль оешмаларында хәбәр итү системалары эшен тикшерүләр узачак. “КСЭОН”, “РАСЦО” һәм Cell Broadcast системалары буенча уку сиреналарын, сигналларын, хәбәрләрен сәгать 10нан 12 кадәр ишетергә мөмкин булачак. Паникага бирелергә кирәкми, махсус кисәтү сигналын ишетү белән радио, телевизорларыгызны кабызыгыз. Махсус уңайлыклар тоташтырган “Мегафон” операторы номерларына СМС-хәбәр җибәреләчәк.

      Тикшерүләрнең максаты – халыкны гадәттән тыш хәл чыгу очрагына тиешле чараларга өйрәтү. Һәр гражданин саклану кагыйдәләрен мәҗбүри беләргә тиеш. Сиренадан соң һәлакәт турындагы мәгълүматны игътибар белән тыңларга, күршеләрне, якыннарны кисәтергә. Диспетчер күрсәтмәләрен үтәргә. Паникага бирелмәскә, оператив, уйлап эш итү белән куркыныч зондан китәргә. Уйлап, тынычлык белән башкарылган эш кенә гомерегезне саклап кала ала икәне турында онытмаска.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International