Ресторан һәм кафелар ирекле янгын дружиналары эстафетада очрашты

2014 елның 18 апреле, җомга

      Бүген Җиңү Паркында ресторан һәм кафелар ирекле янгын дружиналары арасында ярышлар узды. Мондый ярышлар Республикада беренче тапкыр үткәрелә. Барлык рестораторлар да 2 ай эчендә МЧС ярдәме белән махсус әзерлек чараларында практика үтте.

      Ярышларда 7 шәһәр ял учрежденияләреннән 4 кешедән торган 7 төркем катнашты: ОФС «Пушкино», ОФС «Штат 51», ОФС «Ривьера», ОФС «Декабристов», ОФС «Бирлога», ОФС «Савиново», ОФС «Башня». Нәтиҗәләр эстафетада узган вакыт, штраф очколары буенча билгеләнде. Барлык төркемнәр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ә беренчелекне ОФПС “Башня” төркеме алды. Барлык катнашучыларга ярекле янгын дружиналары таныклыклары, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International