Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 248 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 32 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 87 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 8 янгын. 3 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр монтажны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, эретеп җылыту эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдзәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, электр җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне дөрес урнаштырмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны куланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 11 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
20.04.2014 ел 05.57 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр 25/7.
Тугыз катлы панель торак йортның беренче каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 8 кв.м. янгын сүндерүчеләр 3 кешене коткара. Янгынның фаҗигасе – ут белән саксыз эш итүдән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.