Бүген берничә Казан мәктәбендә МЧС хезмәткәрләре Россия янгынчылыгының 365-еллыгы уңаеннан батырлык дәресләре үткәрделәр. Укучылар янгынчыларның эше, тарихы, МЧС структурасы турында белделәр. Түбән сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында “Спасик һәм аның дуслары” мультфильмын күрсәттеләр, югары сыйныфларга МЧС турындагы фльмда коткаручыларның эше турында сөйләнде. Дәрестән соң аларның янгын техникасын карарга, машинада йөрергә мөмкинлекләре булды.
30 апрель – Россия янгынчылыгы көне. Һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу көненә (25 апрель), Россия янгынчылыгы оешуының 365 еллыгына (30 апрель) һәм Бөек Ватан Сугышының 69-еллыгына (9 май) әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе оргкомитеты һәм ТР МЧС чираттагы утырышы узды.
1 майда Казанда Җиңү Паркына тантаналы чарага барлык башкала халкы һәм кунаклары чакырыла. Янгынчылар гамәли-пожар спорты буенча чыгыш ясыячак. Барлык теләүчеләр аларның эше ничек баруын, күпме тырышлык таләп итүен һәм авырлыкларын күрә алачак. Тамашачыларның игътибарына янгын сүндерү өлкәсендәге яңалыклар күргәзмәсе оештырылачак. Яшь кунаклар өчен янгын тематикасына рәсем конкурсы планлаштырыла. Бәйрәм “Прогульщики” вокал-инструменталь төркеме концерты, “Биюче фонтаннар” шоуы һәм милли флаг төсләренә буялган пожар шлангларыннан су салюты белән тәмамланачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 160 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 54 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 3 кеше зарар күрде, 12 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазның төзек булмау аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 7 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 2сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
Яр Чаллы янгын гарнизонында гарнизон ветераннары Советы белән оештырылган тантаналы ветераннарны бүләкләү чарасы узды. Бәйрәмгә гарнизон хезмәткәрләре һәм ветераннары чакырылды. №47 мәктәп кадетлар концерт куйды.
Россия янгынчылыгы 365-еллыгы алдыннан Чернобыль атом электростанциясе авариясе нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләрендә катнашкан, ТР Казан шәһәре федераль янгынга каршы хезмәт башлыгы ярдәмчесе Дмитрия Морозов №51 Казан мәктәбе укучыларна үзенең хезмәте һәм барлык ил өчен трагедик көн турында сөйләде. 1986 елда ул Чернобыльдан ерак түгел армиядә хезмәт итә. Күрше авылларда эвакуациядә катнаша, дегазация һәм техника деактивациясе белән шөгыльләнә. Укучылар радиациянең нәрсә белән куркыныч икәне турында белделәр. Дмитрий Морозовның медальләре белән кызыксындылар.
Яр Чаллыда күп катлы торак йортлар ишегаллары буенча юлларны тикшерү дәвам итә. Гомумән әйткәндә, хәл үзгәрмәде. Иң автомобильләр белән тулган торак комплекслар булып №№1, 3,4, 6, 16, 17, 18, 26, 44, 46, 49 санала. Янгынчылар ишегалдына керә алмау сәбәбеннән янгында кеше һәлак булу очраклары инде күпме булды. Халык аңламый, штрафлар булышмый – дип раслый инспекторлар. - Махсус янгын техникасы үтмичәк.
“Чаллы-ЛТД” газетасы материаллары буенча
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе МЧС Баш идарәсе башлыгы боерыгы буенча бүген гадәттән тыш идарәчелегендә строй тикшерүе узды һәм барлык шәхси состав җәй кием формасына күчте. Тикшерүләр вакытында форманың пөхтәлеге каралды, шәхси гигиена чаралары, жетоннар йортүе, таныклыкларның дөрес эшләнеше, фурнитура булуы каралды.
“Чаллы-ЛТД” газетасы материаллары буенча
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 204 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 26 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 94 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, эретеп җылыту эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 14 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, суда эзләү операциясенә - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Татарстан Республикасы Россия МЧС ОГПН УНД бүген фармацевт өлкәсе эшчеләре өчен ”аптека учрежденияләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре, тикшерүләр нәтиҗәләре” темасына лекция үткәрделәр. Узган елларда аптека стеналарында чыккан янгыннар, аларның сәбәпләре турында сөйләнде. Лекциянең зур өлеше закон, штрафлар күләме, административ җаваплылык турында барды. Азакта тыңлаучылар борчыган сорауларын бирделәр.
Интернат балалары ТР ФПС ПЧ-71 7 отряды янгынчылары белән бүген масса-күләм тәүлек буе кеше булган бинадан уку эвакуациясен эшләп чыгардылар. Иртәдән бирле көткән янгынчыларны күргәч йөзләре ачылып китте. Балалар чарада зур теләк белән катнаштылар, алар өчен бу яңа һәм гыйбрәтле булды. Янгынчылар, интертат хезмәткәрләре һәм балалары өчен бу файдалы дәрес булды. Янгын чыгу очрагында балалар тәрбиячеләр белән саклану өчен коткаручылар килеп җиткәнен көтмичә тиз һәм оператив эш итә белергә тиеш.