Икеләтә юбилей

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

      Узган атнада ТР ФПС ГПС икенче отряд шәхси составы бер юлы 2 дата билгеләп үтте – Россия янгынчылыгы оешуының 365 еллыгы һәм отрядның 60-еллык юбилее. Бәйрәм итү традиция буенча янгын частьләрендә ачык ишекләр көненнән башланды. Төп чара Яшьләр Үзәгендә элеккеге һәм заманча янгын җиһазларын караудан башланды. Анардан соң часть тарихы турында фильм куелды.

      Бәйрәм чарасы азагында хезмәттә уңышлары белән аерылып торганнарны бүләкләү узды. Янгынчылар сәхнәдә чыгышлары белән үзләрен иҗади яктан да күрсәттеләр. Тантана бәйрәм өстәле артында дәвам итте.

      Григорьева Юлия

      «ТР 2 ОФПС ГПС» пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International