Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан

2014 елның 19 апреле, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 199 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 60 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  6 янгын.  2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызылык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне дөрес урнаштырмау аркасында – 2 янгын, электр челтәрне монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын.      

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 11 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 8 тапкыр. 

19.04.2014 ел 20.42 Әгерҗе шәһәре, Чапаев урамы, 66нчы йорт.

Ут шәхси йортта чыга. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1943 елгы хатын кыз мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – электр челтәрне монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International