Россия янгынчылыгының 365-еллык юбилее уңаеннан Азнакай районы балалар бакчасы һәм мәктәпләрендә Әлмәт ТРО “ВДПО” бүлеге Азнакай учасогы күзәтү эшләре бүлеге белән бергә “Куркынычсызлык дәресе” үткәрделәр. Балаларга намуслы һәм авыр янгынчы профессиясе эше турында сөйләделәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү мөһимлеге турында аңлаттылар. Яңа алган белемнәр истә калсын өчен балаларга истәлек кәгазьләре тараттылар.