Түбән Кама шәһәре №29 гомуми белем бирү мәктәбе 1 “Б” сыйныф укучылары өчен бүген ПЧ-35 һәм ПЧ-47 ТР ОФПС-1 янгынчылары бәйрәм уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрделәр. Балаларның күбесе өчен бу янгынчылар белән беренче очрашу. Аңлаешлы һәм кызыклы формада янгынчыларның эше турында сөйләп үткәч, часть хезмәткәрләре кунакларга ягын часте бинасы буенча экскурсия үткәрделәр. Әлбәттә балаларны иң кызыксындырганы – янгын машинасы булды. Аларга машина кабинасында утырырга, фотога төшәргә, янгын техникасын тотып карарга мөмкинлек бирелде. Куанычның чиге булмады.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 119 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 25 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 3 бозау коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 9 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
Булачак янгынчыларны әзерләү ТР ФПС ГПС икенче отряды өчен бик мөһим эш. Спорт манежында инде 10 елдан артык бушлай гамәли-пожар спорты буенча секция эшли. Отряд гамәличеләре еш кына төрле ярышларда җиңүче урыннарын алалар. Күптән түгел Россия янгынчылыгының 365-еллык юбилеена багышланган Отряд беренчелеге буенча ярышлар узды.
Барлыгы 11 төркем катнашты. Беренче этапта катнашучылар 100 метр полоса үтү тизлеген күрсәттелер. Икенче этап – уку бинасына штурм баскычыннан менү булды. Ике дисциплинада да урыннар болай билгеләнде: кече яшь категориясендә 1 урын – Хайдар Баязитов (ПЧ-81, Маврино), урта категориядә – Айдар Баязитов, олы яшь категориясендә беренчелекне Афанасьев Илья (Әлмәт ПЧ-15) алды. Гомуми команда зачетында 1 урын Әлмәт ПЧ-15 бирелде, 2 урын – Маврино ПЧ-81, 3 урын – Карабаш ПЧ-21. барлык командаларга грамоталар, призлар тапшырдылар. Җиңүче команда кубокка лаек булды.
Григорьева Юлия
ФКУ “ТР 2 ОФПС ГПС” пресса хезмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү Комиссиясе утырышы узды. Бу юлы сәбәп язгы чорда ташулар һәм урман янгыннары куркынычы булды.
Язгы янгыннарның табигатькә һәм экономикага зарары аеруча зур. Мондый янгыннар вакытында хуҗалык һәм җитештерү объектлары, торак йортлар, дачалар зур зарар күрә. Янгын ешрак кулланылучы урман һәм парк зоналарында еш чыга. Бүген, мәсьәлән, янгын бүлекчәләренә 100гә якын мөрәҗәгать килде. Гомуми яну мәйданы минимум 43000 кв. метр тәшкил итте.
Утырышта язгы янгын куркынычы чорында үткәрелергә тиешле чаралар турында сөйләнде, планнар төзелде. Апрель азагына хәтле янгын куркынычы периодына әзерлек тәмамланырга тиеш – дип белдерде Алексей Песошин чыгышы вакытында.
18 апрельдә Республиканың барлык муниципаль оешмаларында хәбәр итү системалары эшен тикшерүләр узачак. “КСЭОН”, “РАСЦО” һәм Cell Broadcast системалары буенча уку сиреналарын, сигналларын, хәбәрләрен сәгать 10нан 12 кадәр ишетергә мөмкин булачак. Паникага бирелергә кирәкми, махсус кисәтү сигналын ишетү белән радио, телевизорларыгызны кабызыгыз. Махсус уңайлыклар тоташтырган “Мегафон” операторы номерларына СМС-хәбәр җибәреләчәк.
Тикшерүләрнең максаты – халыкны гадәттән тыш хәл чыгу очрагына тиешле чараларга өйрәтү. Һәр гражданин саклану кагыйдәләрен мәҗбүри беләргә тиеш. Сиренадан соң һәлакәт турындагы мәгълүматны игътибар белән тыңларга, күршеләрне, якыннарны кисәтергә. Диспетчер күрсәтмәләрен үтәргә. Паникага бирелмәскә, оператив, уйлап эш итү белән куркыныч зондан китәргә. Уйлап, тынычлык белән башкарылган эш кенә гомерегезне саклап кала ала икәне турында онытмаска.
18 апрельдә ресторан һәм кафелар УК «Казан “ОФС» ирекле янгын дружиналары арасында ярышлар узачак. Ярышларның төп максаты – рестораторларның янгын чыгу очрагына хәрби көчләре әзерлеген һәм җәрәхәтләнгәннәргә беренче ярдәм күрсәтү белемнәрен тикшерү.
Ярышлар 3 этаптан торачак. Җиңүче булып дистанцияне тиз вакытта үткән төркем билгеләнәчәк. Ярышлар 18 апрельдә Казан шәһәре, Х.Ямашев проспекты, Җиңү Паркы адресы буенча спорт площадкасында узачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 14 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 19 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
Зур масштаблы янгыннарны һәм гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү буенча бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү буенча идарә итүче органнар көчләре белән зур масштаблы укулар рамкаларында бүген Россия МЧС Идел Буе региональ эзләү һәм коткару отряды Казан эзләү һәм коткару филиал-отряды коткаручылары һәм Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе Авиация звеносы гомуми күнекмәләре үтте. Укуларның максаты – идарә итүче органнар җитәкчеләренең һәм гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү буенча бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләр кисәтү һәм ликвидацияләү системасы көчләренең заманча технологияләр куллануы булән халыкка яшәү шартларын тәэмин итү, ярдәм итү чараларын булдыру буенча белемнәрен һәм практик күнегүләрен камилләштерү. Аерым игътибар барлык янгын сүндерү җиһазлары белән вертолетка утыру һәм чыгу күнекмәләрен эшләп чыгаруга бирелде.
Тарарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе искә төшерә, боз асты балык тотуы куркыныч, һәм барлык балыкчыларга инде әллә кайчан яраткан эшләрен ярга күчерергә вакыт. Яз күптән килде, ә кайбер сулыкларда калган боз кеше авырлыгын тотмый. Бу елны коткаручылар инде 28 кеше гомерен коткардылар, 5 һәлак булды, алар арасында 1 бала. Юка бозга чыгу өчен җәза каралмаган, инспекторлар кисәтә генә ала. Кисәтүләргә салкын карау аркасында үз гомерегезне генә түгел, якыннарыгыз, туганырыгызны таянычсыз калдыру куркынычы астына куясыз.
Нәфис Галләмов исемендәге мәктәп укучылары өчен бүген ачык һавада мәктәм ишегалдында “Бөтенроссия ирекле янгынчылар җәмгыяте” Татарстан Республикасы бүлеге гомуми Россия иҗтимагый оешмасы янгын куркынычсызлыгы темасына дәрес үткәрде. Дәрес практикадан башланды. Беренче бирем – акбур белән яңа кардан чистартылган асфальтта янгынчыларны һәм янгын сүндерү махсус техниканы ясарга булды. Укучылар биремне кызыксыну белән үтәделәр. Дәреснең икенче өлешендә ВДПО хезмәткәрләре аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада теорияне сөйләп үттеләр. Янгыннан ничек сакланырга, аның чыгуын ничек булдырмаска һәм башка мәгълүмат укучылар өчен яңа булмады. Элементар кагыйдәләрне һәм 01, 112 номерларын сыйныфта һәр бала белә. Шуңа күрә янгынчылар сорауларына укучылар тиз һәм дөрес җавап бирделәр.