ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

      16 апрельдә эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин Россия МВД Казан юридик институты курсантлары белән очрашты. Рафис Җәүдәтович МВДга 23 ел багышлады, аларның 17 – җинаятчелек белән эш. СССР Омск МВД милиция югары белем бирү мәктәбен, Россия МВД идарәсе Академиясен тәмамлады. Бүген ул яшь буынның укулары, уңышлары белән кызыксынды.

      ФГКОУ “Россия МВД Казан юридик институты” 1974 елның 21 мартында эшен башлый. 2008 елдан институт башлыгы урынында Фоат Канафиевич Зиннуров тора. Киләчәктә кирәкле профессиональ белемнәрдән башка, укучылар шулай ук институтка, эшкә карата хөрмәтле мөнәсәбәтләрен үстерә, характерларын ныгыта. Вуз регионда иң зур профессиональ юридик белем бирү үзәге булып санала.

      Россия янгынчылыгының 365-еллык юбилее уңаеннан Азнакай районы балалар бакчасы һәм мәктәпләрендә Әлмәт ТРО “ВДПО” бүлеге Азнакай учасогы күзәтү эшләре бүлеге белән бергә “Куркынычсызлык дәресе” үткәрделәр. Балаларга намуслы һәм авыр янгынчы профессиясе эше турында сөйләделәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү мөһимлеге турында аңлаттылар. Яңа алган белемнәр истә калсын өчен балаларга истәлек кәгазьләре тараттылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 248 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 32 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 87 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 8 янгын. 3 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр монтажны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, эретеп җылыту эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдзәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, электр җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне дөрес урнаштырмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны куланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 11 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.


19
апрель, 2014 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 199 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 60 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  6 янгын.  2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җылыту җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызылык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне дөрес урнаштырмау аркасында – 2 янгын, электр челтәрне монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын.      

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 11 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.  


18
апрель, 2014 ел
җомга

      Бүген Җиңү Паркында ресторан һәм кафелар ирекле янгын дружиналары арасында ярышлар узды. Мондый ярышлар Республикада беренче тапкыр үткәрелә. Барлык рестораторлар да 2 ай эчендә МЧС ярдәме белән махсус әзерлек чараларында практика үтте.

      Ярышларда 7 шәһәр ял учрежденияләреннән 4 кешедән торган 7 төркем катнашты: ОФС «Пушкино», ОФС «Штат 51», ОФС «Ривьера», ОФС «Декабристов», ОФС «Бирлога», ОФС «Савиново», ОФС «Башня». Нәтиҗәләр эстафетада узган вакыт, штраф очколары буенча билгеләнде. Барлык төркемнәр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ә беренчелекне ОФПС “Башня” төркеме алды. Барлык катнашучыларга ярекле янгын дружиналары таныклыклары, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

      Ашыгыч хәбәр итү системасы тикшерүләре бүген республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында узды. Тикшерүләр вакытында республикада үтүче тикшерүләр турында диктор сөйләгәнен, сирена тавышларын ишетергә булды, махсус уңайлыклар тоташтырылган номерларларга смс-хәбәрләр килде.

      Хәбәр 83% халыкка җиткерелде:

-       электр сиреналары белән – 68%;

-       СГУ һәм оператив хезмәт автомобильләре белән – 40%;

-       теле- һәм радиоканаллар аша – 58%;

-       СМС-хәбәр аша – 65%, ОКСИОН – 0.2%;

      Эш нәтиҗәлелегенә канәгатьләндерерлек билгесе куелды.

      Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе күзәтү эшләре идарәсе Пасха Христова дини бәйрәме вакытында үткәреләчәк янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү өчен практик һәм оештыру чаралар комплексын эшләп чыгарды. Барлык бәйрәм чаралары узачак территорияләр учетка алынды. 127 объектта профилактик янгын куркынычсызлыгы хәле тикшерүләре узды. Чаралар 43 муниципаль районда 237 объектта 19-20 апрель төнендә узачак.

      «01» һәм «112» ашыгыч ярдәм чакыру номерлары – һәр гражданин белергә тиешле иң мөһим номерлар. Ләкин кайчакта алар шаяру ысулына әйләнә. Оператив хезмәтчелекләр һәр мөрәҗәгатькә илтифат итә. Оператив группаның урынга чыгуы – зур чыгымнар һәм вакыт югалту. Ә бәлки бу вакытта бүтән берәр-кемгә чыннан да ярдәм кирәктер.

      Шаяручылар тиз табыла. Еш кына бу ата-аналары күзәтүесез калган балалар, эчкән хәлдәге кешеләр булып чыга. Закон белән аларга җәза каралган. Яше җитмәгән балалар өчен аларның ата-аналары җавап бирәчәк. 

      16 апрельдә шәхси йорт сараеннан бүген Әлки иреклеләре Чувашский Брод торак пунктында ут тозагына ләккән мал-туарны алып чыктылар. Янгын якынча электр җиһазлары белән куллану һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәбеннән чыккан.

      Югары Осланда Шылаңгы авылында шәхси торак йорт янды. Янгынчылар килеп җиткәнгә янгын йортны эчтән тулысынча каплап алган, урыны белән түбәсе ишелгән иде. Тиз янучы материаллар булуы, янгын турында хәбәрнең соң килүе янгынның тиз һәм нык таралуына шарт булды. Янгын чыгуның сәбәбе – эчкән хәлдә саксыз тәмәке тарту.

      Шәһәр ишегалларындагы шактый машина рәтләре, янгын куркынычы периоды, подъездларда коммуналь уңайлыкларның хәле һәм башка актуаль проблемалар турында бүген “Ваша Газета” корреспондентына Түбән Кама шәһәре күзәтү эшләре бүлеге дознователе Рамиль Насибуллин сөйләп узды.

      Малосемейкаларда, тулай торак йортларда янгын чыгу куркынычы күпкә югары, яңа һәм зур куп катлы йортларга караганда. Яшәүчеләрнең подъезд кладовкаларын, катлар арасындагы площадкаларны иске мебель, кирәкмәгән әйберләр белән тутырырга гадәтләре бар. Мондый йортларда инде янгын чыгу гадәттәге очракларның берсенә әйләнде. Ләкин кешеләр аңлап бетермиләр ахрысы. Кладовкаларны бетерү турында карар чыккан иде, ләкин “проблемалы” йортларда чуп-чар җыелу бары бер дәвам ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International