Тарарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе искә төшерә, боз асты балык тотуы куркыныч, һәм барлык балыкчыларга инде әллә кайчан яраткан эшләрен ярга күчерергә вакыт. Яз күптән килде, ә кайбер сулыкларда калган боз кеше авырлыгын тотмый. Бу елны коткаручылар инде 28 кеше гомерен коткардылар, 5 һәлак булды, алар арасында 1 бала. Юка бозга чыгу өчен җәза каралмаган, инспекторлар кисәтә генә ала. Кисәтүләргә салкын карау аркасында үз гомерегезне генә түгел, якыннарыгыз, туганырыгызны таянычсыз калдыру куркынычы астына куясыз.