Нәфис Галләмов исемендәге мәктәп укучылары өчен бүген ачык һавада мәктәм ишегалдында “Бөтенроссия ирекле янгынчылар җәмгыяте” Татарстан Республикасы бүлеге гомуми Россия иҗтимагый оешмасы янгын куркынычсызлыгы темасына дәрес үткәрде. Дәрес практикадан башланды. Беренче бирем – акбур белән яңа кардан чистартылган асфальтта янгынчыларны һәм янгын сүндерү махсус техниканы ясарга булды. Укучылар биремне кызыксыну белән үтәделәр. Дәреснең икенче өлешендә ВДПО хезмәткәрләре аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада теорияне сөйләп үттеләр. Янгыннан ничек сакланырга, аның чыгуын ничек булдырмаска һәм башка мәгълүмат укучылар өчен яңа булмады. Элементар кагыйдәләрне һәм 01, 112 номерларын сыйныфта һәр бала белә. Шуңа күрә янгынчылар сорауларына укучылар тиз һәм дөрес җавап бирделәр.