18 апрельдә ресторан һәм кафелар УК «Казан “ОФС» ирекле янгын дружиналары арасында ярышлар узачак. Ярышларның төп максаты – рестораторларның янгын чыгу очрагына хәрби көчләре әзерлеген һәм җәрәхәтләнгәннәргә беренче ярдәм күрсәтү белемнәрен тикшерү.
Ярышлар 3 этаптан торачак. Җиңүче булып дистанцияне тиз вакытта үткән төркем билгеләнәчәк. Ярышлар 18 апрельдә Казан шәһәре, Х.Ямашев проспекты, Җиңү Паркы адресы буенча спорт площадкасында узачак.