Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2014 елның 18 апреле, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 119 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 25 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  5 янгын. 3 бозау коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазларын  кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 9 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.

 

18.04.2014 ел 10.25 Сарман МР,  Пробуждение авылы,  Татарстан урамы, 9 нчы йорт. Даруханә пункты.

Ут бер катлы кирпеч даруханә пунктынды чыга. Мәйданы 80 кв.м. Янгынның сәбәбе ачыклана.

18.04.2014 ел 12.04 Алабуга МР, Лекарево авылы, ООО Агрофирма «Вятские Зори».

Бер катлы бозаулар йортында ут чыга. Мәйданы 900 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә 214  баш бозау янып үлә. 3 бозауны агрофирма хезмәткәрләре коткара. Янгынның сәбәбе - электр җиһазларын  кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү    

 

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International