Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү Комиссиясе утырышы узды. Бу юлы сәбәп язгы чорда ташулар һәм урман янгыннары куркынычы булды.
Язгы янгыннарның табигатькә һәм экономикага зарары аеруча зур. Мондый янгыннар вакытында хуҗалык һәм җитештерү объектлары, торак йортлар, дачалар зур зарар күрә. Янгын ешрак кулланылучы урман һәм парк зоналарында еш чыга. Бүген, мәсьәлән, янгын бүлекчәләренә 100гә якын мөрәҗәгать килде. Гомуми яну мәйданы минимум 43000 кв. метр тәшкил итте.
Утырышта язгы янгын куркынычы чорында үткәрелергә тиешле чаралар турында сөйләнде, планнар төзелде. Апрель азагына хәтле янгын куркынычы периодына әзерлек тәмамланырга тиеш – дип белдерде Алексей Песошин чыгышы вакытында.