Шәһәр ишегалларындагы шактый машина рәтләре, янгын куркынычы периоды, подъездларда коммуналь уңайлыкларның хәле һәм башка актуаль проблемалар турында бүген “Ваша Газета” корреспондентына Түбән Кама шәһәре күзәтү эшләре бүлеге дознователе Рамиль Насибуллин сөйләп узды.
Малосемейкаларда, тулай торак йортларда янгын чыгу куркынычы күпкә югары, яңа һәм зур куп катлы йортларга караганда. Яшәүчеләрнең подъезд кладовкаларын, катлар арасындагы площадкаларны иске мебель, кирәкмәгән әйберләр белән тутырырга гадәтләре бар. Мондый йортларда инде янгын чыгу гадәттәге очракларның берсенә әйләнде. Ләкин кешеләр аңлап бетермиләр ахрысы. Кладовкаларны бетерү турында карар чыккан иде, ләкин “проблемалы” йортларда чуп-чар җыелу бары бер дәвам ителә.
Шәһәрдә йорт ишегаллары машиналар белән тулган. Юлдан махсус янгын техникасы гына түгел, җиңел машина белән дә кереп булмый. Автомобилистлар машына куярга урын юк кына диләр; янгын чыкса, коткаручылар өчен һәр секунд кадерле икәне турында уйламыйлар. Ничә кешене янгынчылар коткарып өлгермәделәр, янгын машинасы урнашканчы күп вакыт югалды.
Шулай ук безне бик борчыган проблема – ял урыннарында учак яндыру. Монда да үзенчәлекле куркынычсызлык кагыйдәләре бар. Яз җитү белән һәм көз беткәнче кешеләрнең ваемсызлыгы безгә гел эш өстәп тора. Коры чирәм, чуп тиз яна. Янгын мунчаларга һәм башка күрше йортларга бик тиз күчә. Учакны киткәндә сүндерергә кирәк, үзе янып бетми ул. Чүпне калай мичкәләрдә яндырырга кирәк. Бакчачылар, дачниклар моны белергә тиеш.
Скорина Юлия
“Ваша Газета”, Түбән Кама