Бүген Игенчеләр сарае каршында Казан елгасының акваториясендә шәһәрнең ашыгыч хезмәтләре осталыгын кайрады. Казанда хай-дайвинг буенча Дөнья Кубогы алдыннан шундый масштаблы өйрәнүләр беренче тапкыр практик эш булып чыкты. Ярышлар инде Татарстанның башкаласында августның 5 нән 10 на кадәр узачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын, яшеннән – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 82 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ашарга пешергән вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 11 тапкыр.
Яр Чаллы ш. – Казан ш. – Ростов-на-Дону ш. маршруты буенча гуманитар ярдәмен ташыр өчен Татарстан Республикасы Президенты боерыгы буенча акча бүлеп бирелде. 16 тонлы йөк белән автофураны МЧС хезмәткәрләре озатып алып барачак. Гуманитар ярдәмен кабул итү мәсьәләсе Ростов өлкәсе Администрациясе белән алдан ук чишелде. ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең җитештерү-техник үзәге базасында булган тулы йөкләүдән соң 30 июльдә 21 сәгатьтә китү планлаштырылган.
Татарстанга Украина качаклары белән икенче МЧС России Ил-76 борты килеп җитте. Аерым рейс буларак Ростов-на-Донудан Казан аэропортына 100 мәҗбүри күченүчене китерделәр, шул исәптән 43 бала. Моның турында журналистларга ТР буенча МЧС России Баш идарәсенең башлыгы урынбасары (кризиска каршы идарә итү буенча) Юрий Венедиктов хәбәр итте. Аэропортта самолетны мэрия вәкилләре, медиклар һәм ТР буенча МЧС России Баш идарәсенең психологлары каршы алды. Кайбер кешеләргә аэропортта медицина тикшерүе кирәк булды.
Бүген Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсе сафлары яңа хезмәткәрләр белән өстәлде. ТР буенча МЧС РФ Баш идарәсенең киңәшмә залында ТР буенча МЧС РФ Баш идарәсе башлыгы урынбасары, эчке эшләр полковнигы Рафаил Мотыйгуллин рәислегендә утырган кадрлар аттестацияләү комиссиясе Мәскәү ш. ГПС Академиясенең, Санкт-Петербург ш. ГПС Университетының, Ивановский һәм Уральский ГПС институтларының 16 бетерүчесен кабул итте.
Җәй әле дәвам итә, ял лагерларында балалар күп һәм каникуллар азагына кадәр алар белән бернәрсә дә булмас өчен, Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәт эшчеләре балаларга су янында куркынычсызлы ял итү чаралары турында, табигатьтә үзеңне ничек тотарга һәм урманда югалсаң, нинди чараларны кулланырга икәнне, янгын вакытында узеңне ничек тотарга һәм башка кешеләргә ничек ярдәм күрсәтергә икәнне искә төшерделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 8 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Легенда буенча 2014 елның 30 июльдә 1 сәгать 15 минутта “Әмәт” һәм “Сукно бистәсе” станцияләре арасында метро тоннелендә тимер юл полотносының бөтенлеге бозылганга электр поездның баш һәм ике пассажир вагоннары рельстан ычкынды. Авария аркасында электр чыбыкларында кыска ялганыш һәм шуннан соң баш вагонның двигателенең януы килеп чыкты.
Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең көчләре идарә итү органнары һәм Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү функциональ һәм территориаль буйсынган көчләре белән бергә төнлә июльнең 29 нан 30 на масштаблы өйрәнү уздырылачак. Бу вакытта МЧС һәм РСЧС территориаль буйсынган көчләре өйрәнүне Казан метрополитенында “Әмәт” һәм “Сукно бистәсе” станцияләре арасында уздырачак. Метрополитен эшенә өйрәнүләр берничек тә тәэсир итмиячәк, чөнки ул йөрештән соң узачак.