Коткаручылар һәм медиклар хай-дайвингка әзер!

2014 елның 1 августы, җомга

Бүген Игенчеләр сарае каршында Казан елгасының акваториясендә шәһәрнең ашыгыч хезмәтләре осталыгын кайрады. Казанда хай-дайвинг буенча Дөнья Кубогы алдыннан шундый масштаблы өйрәнүләр беренче тапкыр практик эш булып чыкты. Ярышлар инде Татарстанның башкаласында августның 5 нән 10 на кадәр узачак.

2013 елда Барселонада биеклектән суга сикерү су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының программасына керде. Ир-атлар 27 метрлык, ә хатын-кызлыр 20 метрлык биеклектән сикереп ярыша.

Күп максатлы “Лидер-12ПМ” катер нигезендә булган җитез тәэсирләнү төркемен тартып “Суда зарар күргәннәргә ярдәм күрсәтү өчен әзер булуны эшкәрткән вакытта ведомстволар арасындагы үзара эш” дигән тактик-специаль ярышлар Татарстанның МЧС һәм Минздрав хезмәткәрләренә спортчы суда җәрәхәтләнгән вакытта хәрәкәтләр тәртибен эшкәртергә булышачак. Шулай ук ярышлар урынында эзләү-коткару хезмәтенең су астында эшләүчеләрнең базасында “КС-701” мотокөймәсе дежур тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International