Яр Чаллы ш. – Казан ш. – Ростов-на-Дону ш. маршруты буенча гуманитар ярдәмен ташыр өчен Татарстан Республикасы Президенты боерыгы буенча акча бүлеп бирелде. 16 тонлы йөк белән автофураны МЧС хезмәткәрләре озатып алып барачак. Гуманитар ярдәмен кабул итү мәсьәләсе Ростов өлкәсе Администрациясе белән алдан ук чишелде. ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең җитештерү-техник үзәге базасында булган тулы йөкләүдән соң 30 июльдә 21 сәгатьтә китү планлаштырылган.