Җәй әле дәвам итә, ял лагерларында балалар күп һәм каникуллар азагына кадәр алар белән бернәрсә дә булмас өчен, Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәт эшчеләре балаларга су янында куркынычсызлы ял итү чаралары турында, табигатьтә үзеңне ничек тотарга һәм урманда югалсаң, нинди чараларны кулланырга икәнне, янгын вакытында узеңне ничек тотарга һәм башка кешеләргә ничек ярдәм күрсәтергә икәнне искә төшерделәр.
Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәтнең Казан отрядының Яңа Кенәр авылының аерым пост эшчеләре Арча муниципаль районының Яңа Кенәр лицее лагерена килде. Дежур смена эшчеләре балаларга чыгышлары, янгыннар чыгуның төп сәбәпләре турында һәм янгын чыкса, нишләргә икәнне сөйләде. Моннан башка, балаларга янгын техника коралларын күрсәттеләр һәм аларның эш принципларын аңлаттылар.