Татарстанга Украина качаклары белән икенче МЧС России Ил-76 борты килеп җитте. Аерым рейс буларак Ростов-на-Донудан Казан аэропортына 100 мәҗбүри күченүчене китерделәр, шул исәптән 43 бала. Моның турында журналистларга ТР буенча МЧС России Баш идарәсенең башлыгы урынбасары (кризиска каршы идарә итү буенча) Юрий Венедиктов хәбәр итте. Аэропортта самолетны мэрия вәкилләре, медиклар һәм ТР буенча МЧС России Баш идарәсенең психологлары каршы алды. Кайбер кешеләргә аэропортта медицина тикшерүе кирәк булды.
— Вакытлы урнаштыру пункты “Стрела” кунакханә базасында ясалган. Монда озак яшәр өчен бөтен шартлар бар. Вакытлы урнаштыру пунктын барлык хезмәтләр тикшерде, шул исәптән Роспотребнадзор да, янгын сүндерүчеләр дә. Урында медицина пункты җәелдерелгән. МЧС психологлары, полиция хезмәткәрләре һәрвакыт эшлиячәк, — дип сөйләде журналистларга Юрий Венедиктов.