Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарәсенең көчләре идарә итү органнары һәм Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү функциональ һәм территориаль буйсынган көчләре белән бергә төнлә июльнең 29 нан 30 на масштаблы өйрәнү уздырылачак. Бу вакытта МЧС һәм РСЧС территориаль буйсынган көчләре өйрәнүне Казан метрополитенында “Әмәт” һәм “Сукно бистәсе” станцияләре арасында уздырачак. Метрополитен эшенә өйрәнүләр берничек тә тәэсир итмиячәк, чөнки ул йөрештән соң узачак.
Өйрәнүләр легендасы буенча тимер юл полотносының бөтенлеге бозылганга электр поездның баш һәм ике пассажир вагоннары рельстан ычкынды. Авария аркасында электр чыбыкларында кыска ялганыш һәм шуннан соң баш вагонның двигателенең януы килеп чыкты. Зарар күргәннәр бар. Гадәттән тыш хәлләрне бетерер өчен 212 кеше һәм 43 техника берәмлеге тартыла, шуның МЧС тан – 152 кеше һәм 27 техника берәмлеге.