Легенда буенча 2014 елның 30 июльдә 1 сәгать 15 минутта “Әмәт” һәм “Сукно бистәсе” станцияләре арасында метро тоннелендә тимер юл полотносының бөтенлеге бозылганга электр поездның баш һәм ике пассажир вагоннары рельстан ычкынды. Авария аркасында электр чыбыкларында кыска ялганыш һәм шуннан соң баш вагонның двигателенең януы килеп чыкты.
Өйрәнүләр МЧС, МВД, минздрав һәм башкала метрополитен берләшкән көчләре белән уздырылды. Өйрәнүләргә шулай ук муниципалитет вәкилләре дә тартылды. Гадәттән тыш хәлләрне бетерер өчен барлыгы 212 кеше һәм 43 техника берәмлеге тартылды, алардан МЧС тан – 152 кеше һәм 27 техника берәмлеге. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар алдына җитәкче белән куелган бурычлар үтәлде.