ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, элект җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга - 2 тапкыр, суда эзләү опреациясенә – 1 тапкыр, янгынга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.


12
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
2014 елның 12 октябрендә 20 сәгать 25 минутта “Дулкын” сәүдә йорты операторыннан базар бинасының икенче катында ут табылганы турында хәбәр килде. 20 сәгать 30 минутта янгын урынына ПЧ-5 дежур каравылы килүгә икенче каттагы сәүдә рәтләре яна иде. Янгын нәтиҗәсе буларак үлем һәм зарар күрү юк. 

10
октябрь, 2014 ел
җомга
10 нчы октябрьдә Тәтеш педагогия колледжы белән үзара эш итү төркеме гадәттән тыш хәлләрдә саклау һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә урта звеноның уникаль белгечләрен әзерли торган белем бирү йорты җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. Түгәрәк өстәл алдында коледжның материаль һәм техник базасы, яңа курсантларга бертуктамый профессиональ белем бирү, уку программалары, специаль әдәбият, видео материаллары, кадрлар сәясәте һәм күп төрле нәрсәләр турында мәсьәләләр фикер алышынды. 

Бүген бер “Казаноргсинтез” ААҖ цехның территориясендә Татарстан Республикасы буенча Янгынга каршы федераль хезмәтнең 5 нче отряды бүлекчәләренең 10 берәмлек янгын техникасыннан һәм 70 кешедән торган көчләрен һәм чараларын һәм шулай ук иң зур Россия химик оешмаларының берсенең авария-коткару бүлекчәләренең көчләрен һәм чараларын тартып олы масштаблы күрсәтмә өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләрне йөздән артык Казан янгын саклау гарнизоны янгын бүлек башлыклары карап торды. 

ТР буенча ПЧ-10 ОФПС-7 хезмәткәрләре янгын саклау бүлекнең ветеранын чакырып, Казан ш. №35 урта мәктәп укучылары өчен ачык ишекләр көнен оештырдылар. Бу әмәл Гражданнар оборонасы айлыгына багышланган. Шулай ук Казан ш. №35 урта мәктәпнең 2 нче “Г” сыйныфы укучылары өчен “Батырлык дәресе” үткәрелгән иде. 

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында психологлар эше киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәнең Кадрлар идарәсе хезмәткәрләре булган иде. Гадәттән тыш идарәчелеге вәкилләре министрлыкка күңелле миссия белән, гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү вакытында күп тапкыр катнашкан һәм ГТХМ психологлары белән эшләгән социаль өлкәсендә Казан психологларына бүләкләр бирергә килде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.

Сәбәпләре: ут төртүдән – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын,   электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәхү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, югалган кеше эзләү – 1 тапкыр, югалган балаларны эзләү – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан ш. Идел буе районы надзор эш инспекторлары көз һәм кыш вакытында өйдә җылыткыч приборларны кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында пенсионерларга тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Бу әңгәмә олылар ункөнлегенә багышланган һәм “Жилище-2014” бөтенроссия операциясе нигезендә оештырылган.

Транспорт чаралырында янгынны булдырмас өчен түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк:

- һәр автомобильдә төзек ут сүндергеч булырга тиеш (күмер кислоталы, порошоклы). Автомобильнең мотор бүлегендә өстәмә итеп янгын сүндерү җайланмасын корырга мөмкин (сулы, күбекле, аэрозолле);

- пассажирларны йөртер өчен билгеләнгән һәм шул максат өчен аерым ясалган автотранспорт чараларында ике ут сүндергеч булырга тиеш (күмер кислоталы яки порошоклы);

Гражданнар оборонасы буенча айлык нигезендә ТР буенча ПЧ-60 ОФПС-7 янгын сүндерүчеләр балалар өчен Ачык ишекләр көнен оештырдылар. Аңа №152 гимназиясе 6 нчы сыйныфы чакырылган иде. Әмәлнең азагында №152 гимназиясе сыйныфы һәм бүлекнең янгын сүндерүчеләре белән гомуми фотография ясалган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International