Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2014 елның 10 октябре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.

Сәбәпләре: ут төртүдән – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын,   электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәхү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, югалган кеше эзләү – 1 тапкыр, югалган балаларны эзләү – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International